үзәк

үзәк
1. Фигурада нин. б. күчәрләр, сызыклар кисешкән нокта, берәр әйбердә нин. б. үзенчәлекләр тупланган нокта. с. Нәкъ уртага туры килгән ү. нокта 2. Нәр. б. уртасы, урта өлеше. Торак пунктның админ. биналар, төп сәүдә, банк оешмалары урнашкан өлеше (гадәттә аның урта өлеше) с. Нәр. б. уртасында урнашкан Үзәк Азия 3. Нин. б. урын, ил һ. б. ш. өчен административ, индустрия, культура ягыннан әһәмиятле булган шәһәр, эре торак пункт район үзәге. с. Шундый урын, пункт дип саналган 4. күч. Нин. б. эшчәнлек, нәр. б. җитәкчелек итү эшләре тупланган урын эмиграция үзәге. Иң төп, иң мөһим саналган һәм калган бөтен нәрсә аның тирәсенә тупланган зат яки әйбер. с. Иң төп, әһәмиятле сюжетның үзәк каһарманы 5. Нин. б. эшчәнлек белән җитәкчелек итүнең югары органы (органнары). Нәр. б. белән җитәкчелек итә торган кайбер оешмалар яки бүлекләрнең атамалары составында килә радио үзәге. с. Җитәкче, баш, югары үзәк комитет. Югары, җитәкче оешмалар тарафыннан башкарылган, шулардан чыккан үзәк матбугат 6. Организмның теге яки бу функциясенә җитәкчелек итеп, регулирлап тора торган нерв күзәнәкләре төркеме 7. Станокта эшкәртү өчен детальне урнаштыра торган күчәр 8. күч. "Җан, йөрәк, күңел" мәгънәсендә. ҮЗӘК НЕРВ СИСТЕМАСЫ – Нерв системасының баш һәм арка миеннән торган төп өлеше. ҮЗӘК ТАМЫР – Үсемлекнең уртадагы иң төп, юан тамыры. ҮЗӘККӘ ОМТЫЛУ КӨЧЕ – Хәрәкәт вакытында үзәккә таба юнәлүче көч. ҮЗӘКТӘН КУУ КӨЧЕ – Хәрәкәт вакытында үзәктән читкә таба омтылучы көч

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать реферат

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»